Көз нинди булыр?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Көз нинди булыр?

Көз нинди булыр?

Сентябрь-көзнең беренче ае. Бу чорда искиткеч вакыт - әбиләр чуагы була, һавада үрмәкүчләр оча, һава торышы искиткеч җылы һәм кояшлы саклана. «Сентябрь җәйне озата, алтын көзне каршылый», - диләр халыкта. Әлеге айда агачлар әкренлап төсләрен сарыга үзгәртә башлыйлар. Көннәр кыскара һәм суыта, күчмә кошлар җылы якларга җыена башлый.

Бүген тәкъдим итәчәк сынамышлар исә алдагы көз һәм кышның нинди булуын фаразларга ярдәм итәр!

* Сентябрьдә күк күкрәсә, көз җылы, кыш карлы булыр.

* Сентябрь җылы һәм коры булган саен, кыш соңрак килә.

* Сентябрь салкын булса, кышын кар тизрәк эри, яз тизрәк килә.

* Пәрәвезләр күп очса, көз җылы, кыш салкын килер.

* Яфраклар коелырга ашыкмаса - алда зәмһәрир суык кыш көтә.

* Әгәр сентябрьдә имәндә чикләвек күп икән, Раштуа алдыннан бураннар көтелә.

* Көзен каен яфраклары агачның очыннан саргая башласа, яз иртә, астан саргайса - соң килер.

* Сентябрьдә кырмыскалар үлән өстендә чабышса, кар тирән булып ятар; астан йөрсә - кыш озын булыр.

* Торналар өстән очса, матур, җылы көз озак торыр.

* Кошлар җылы якка бик иртә очып китсәләр, кыш иртә килер һәм суык булыр.

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...