18нче гимназиянең яңа уку корпусы ачылды!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

18нче гимназиянең яңа уку корпусы ачылды!

18нче гимназиянең яңа уку корпусы ачылды!

Бүген Казанның 18нче гимназиясендә яңа уку корпусы ачылды, анда татар телендә укытачаклар. Ул 300 укучыга исәпләнгән. Зур ашханә, спорт һәм актлар залы булган заманча мәктәп «Галәм» дип атала. 10,7 мең кв. метр мәйданлы яңа корпуста урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен дәресләр узачак. Идеянең нигезенә модернизацияләнгән татар мотивлары салынган, алар мозаика системасына кертелгән.

Актлар залында исә тамашачылар өчен балкон һәм яңа спорт залы булдырылган. Шулай ук якты атриум белән заманча ял итү зонасы да урнашкан. Гимназиядә укучыларны һәм укытучыларны лаеклы каршы алу өчен бөтен уңайлыклар да бар.

Бәйрәм тантанасына балаларны котларга «ШАЯН ТВ» каналы да килде. Персонажларыбыз Шаян белән Биби нәни дусларыбызны каршы алдылар, сәламләделәр, төрле кызыклы интерактивлар үткәрделәр. «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчеләре Кәрим Галиев һәм Әминә Әхмәтҗанова «Мин татарча сөйләшәм» җыры белән сөендерделәр.

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...