1 Сентябрь 2022
Бүген безнең курчакларыбыз Казаныбызның күп кенә башка мәктәпләрендә дә кунакта булдылар. «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» күп телле мәктәбендә, 30 нчы мәктәптә, 16 нчы татар-инглиз гимназиясендә Шаян, Мияу һәм Биби нәни дусларыбызны котладылар, уйнадылар, фотога төштеләр һәм чын бәйрәм бүләк иттеләр!
Дуслар, моның белән генә бетми әле! «ШАЯН ТВ» каналы яраткан тамашачыларына белем көне уңаеннан зур бүләк әзерләде! Бүгеннән яраткан «Маша белән Аю» кабат экраннарга әйләнеп кайта! Тиктормас Маша белән акыллы Аю сезгә яңа маҗаралар әзерли! Әлеге мультсериал кемнәрнең күңеленә хуш килгән, һичшиксез, карамый калмагыз!
Дүшәмбедән-җомгага кадәр 07:05, 15:05 һәм 23:05 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!
Комментарийлар: