БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

Бу атнада сезгә ШАЯН кызыбыз Наилә Гафиятуллинаның иҗатын тәкъдим итәбез. Ул үзенең җәйге ялы, ничек лагерьда ял итүе хакында хис-кичерешләре белән бүлешә!


«Дуслык», «Гөлстан», балачак –

Мәңге истә калачак!

Дуслар, сезнең гөлләр илендә булганыгыз бармы? Ә мин булдым анда! Кайда соң ул дисезме? «Заречье» ял лагерендәге «Гөлстан» сменасы турында әйтәм! Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә, Гөлстанга «чәчәк иле, гөрләп яши торган бәхет иле» дигән билгеләмә бирелгән. Бик бәхетле яшәдек без анда! Хәзер барысын да тәгаенрәк сөйлим.

Казанның Киров районында урнашкан әлеге ял лагеренә Росиянең 25 төбәгеннән сәләтле татар балалары җыелды: төрле олимпиадалар, конкурслар җиңүчеләре, балалар иҗтимагый берләшмәләре һәм оешмалары активистлары. Бу уку елында ирешкән уңышларым өчен, мондый бәхет миңа да елмайды. Дөресен әйтәм, баштарак ничек йөреп кайтырмын дип борчылган идем. Чөнки минем моңа кадәр лагерьләргә барганым юк иде әле. Әмма юкка курыкканмын икән.

Лагерьдә тормыш кайнап торды. Күңелсезләнергә, өйне сагынырга вакыт та булмады безнең. Көн саен дәресләр, өстәл уеннары, спорт турнирлары, мастер-класслар, кичке чараларга әзерлек – барысына да өлгер генә! Дәресләр дигәч тә, алар биредә мәктәптәгедән нык аерыла. Уен рәвешендә, күңелле, җанлы итеп үткәргәнгәме, без һәр дәресне көтеп ала идек. Мин үзем нәфис гимнастика белән шөгыльләнгәнлектән, миңа кросс-фит, физик тәрбия кебек спорт дәресләре якынрак иде. Актерлык осталыгына, татар, инглиз телләренә дә бик теләп өйрәндек.

Көннәрдән бер көнне безгә лагерьнең Президентын сайлаячакбыз, диделәр. Һәр төркемнән - бер кандидат. Безнең бишенче төркемнән, мине тәкъдим иттеләр. Президент булсаммы?! Мин әллә ниләр эшләр идем! Беренчедән, һәр көнне лагерьдә ял итүчеләргә туңдырма һәм баллы мамык таратыр идем! Йокы сәгатьләрен бетереп, дискәтүк (әйе, әйе, без лагерьдә дискотекаларны дискәтүк дип атый идек), вакытын арттырыр идем. Кичләрен күбекле дискотекалар да ясар идем хәтта! Компьютер класслары ачарга да ниятем бар... Кыскасы, минем планнарны бик күпләр хуплады. Президент ук була алмасам да, мине лагерьнең министрлыгына алдылар. Министр буларак, без төрле чараларны оештыруда актив катнаштык, Президентыбызга һәрьяклап ярдәм иттек.

Казанга сәяхәт лагерьдәге ялның тагын бер матур мизгеле булып истә калачак. Әйе, мин үзем дә Казан кызы. Әмма үз шәһәреңдә турист булып йөрү, төрле кызыклы урыннар турында экскурсовод сөйләгәннәрне тыңлау бик кызык икән! Бу сәяхәттән мин бик күп мәгълүмат туплап, илһамланып кайттым.

Санаулы көннәр тиз уза. «Гөлстан»дагы 18 көн күз ачып йомганчы үтте дә китте. Төркемдәге иптәшләрем белән елашып аерылыштык. Хәзер дә аралашып, сөйләшеп торабыз. Дусларымны бик сагынам! Әйбәт укырга, төрле бәйгеләрдә җиңәргә һәм киләсе елга кабат «Гөлстан»га барырга – мин үз алдыма шундый максат куйдым!

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                        

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...