Катнашырга өлгер!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Катнашырга өлгер!

Катнашырга өлгер!

«ШАЯН ТВ» каналы янә балалар өчен җырлар эзләп, сәяхәткә чыга!

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» бәйгесенең икенче сезонын бышлый.

Өр-яңа шигырьләр, үзенчәлекле көйләр һәм оригиналь яңгыраш – боларның барысын да без «Балачак җыры» бәйгесенең яңа сезонында күрергә телибез!

 Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту, балалар репертуарын татар җырлары белән баету.

«Балачак җыры» бәйгесе 2021 елның 1 февраленнән башлап, 25 маена кадәр өч турда уздырылачак.

Җиңүчеләрне акчалата приз көтә! Аннан тыш, биш җиңүченең җырына профессиональ аранжировка ясалачак һәм клип төшереләчәк.

Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала, катнашу бушлай. Гаризалар 30 апрельгә кадәр кабул ителә.

Нигезләмә (татарча) Нигезләмә (русча)
Катнашучы гаризасы

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...