Медиа вәкилләре өчен мөһим көн!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Медиа вәкилләре өчен мөһим көн!

Медиа вәкилләре өчен мөһим көн!

Бүген Милли катапхәнә бинасында «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы үтте.

Китапханә фойесында кунаклар өчен массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре тарафыннан күргәзмә оештырылды. Үз презентациясен беренче татар балалар телеканалы да тәкъдим итте. «ШАЯН ТВ» алып баручылары музыкаль интерактив форматында кунакларга канал эшчәнлеге, аның уңышлары һәм казанышлары турында сөйләде.

Чын профессионаллар буларак, яшь журналистлар интервью алу мөмкинлеген кулдан ычкындыра алмады һәм кызыклы сораулар әзерләде.

Чара кунакларын сәламләргә «ШАЯН ТВ» каналында татар теленә тәрҗемә ителгән «Маша белән Аю» мультсериалы геройлары да килде. Маша образын дубляж студиясе яшь артисты Зәлия Зиннурова башкарды.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...