«ШАЯН БАЛАЧАК» бәйрәм концерты!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН БАЛАЧАК» бәйрәм концерты!

«ШАЯН БАЛАЧАК» бәйрәм концерты!
«ШАЯН ТВ» балалар телеканалының туган көненә багышланган «ШАЯН БАЛАЧАК» бәйрәм концерты!

9 нчы ноябрь көнне 18:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» каналы туган көненә багышланган «ШАЯН БАЛАЧАК» бәйрәм концерты узды! Концерт башланганчы иcә кунакларга «Татар балалар җыены» программасы тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хәер-фатыйхасы белән ачылган тәүлек әйләнәсе татар телендә эшли торган бердәнбер балалар каналына 12 ноябрь көнне 3 ел тулачак. Шул уңайдан, «ШАЯН ТВ» каналы дусларына бүләк әзерләде!

Бәйрәм чарасы «Сәйлән» III балалар телевизион татар җыры фестивале лауреатлары чыгышлары, I телевизион «Бию Battle» фестивале һәм «Балачак җыры» бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган 5 клипны тәкъдим итү белән үрелеп барды. «Сәйлән» фестиваленең 3 нче сезоны җиңүчеләре исә татар эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә балкыды! Алар арасында: Ришат Төхвәтуллин, Айгөл Хәйри һәм Данир Сабиров!

«Сәйлән» фестивале җиңүчеләре башкаруында иң матур җырлар, «БиюBattle»ның иң оста төркемнәреннән онытылмаслык чыгышлар һәм, әлбәттә, клипларның премьералары – боларның барысы да 12 нобярь көнне 11:00 һәм 19:00 сәгатьтә безнең каналда «ШАЯН БАЛАЧАК» концертының телевизион версиясендә!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...