«ШАЯН ТВ» каналына 3 яшь!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналына 3 яшь!

«ШАЯН ТВ» каналына 3 яшь!


Иртәгә, 12 ноябрь, беренче татар балалар каналы «ШАЯН ТВ»га 3 яшь тула! Шул уңайдан, сезне «ШАЯН»га кушылырга һәм «ШАЯН ТВ» белән бергә бәйрәм итәргә чакырабыз!

Иртәдән кичкә кадәр канал сезнең яхшы кәефегез сагында торыр. Иң популяр мультсериаллар, тапшырулар һәм, әлбәттә, ПРЕМЬЕРАЛАР – боларның барысы бәйрәм эфирында! Нәкъ «ШАЯН ТВ»ның туган көнендә «Кыргый планета Мауглие» тулы метражлы анимацион фильмы тәүге тапкыр татар телендә күрсәтеләчәк! Шуңа күрә, 16:15тә һәм 20:35тә телевизорлар каршына җайлабрак утырыгыз!

Ә 11:00 һәм 19:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» эфирында «ШАЯН балачак» концертын карагыз!

 

 

P.S. «ШАЯН ТВ» каналыннан истәлекле бүләкләр отарга телисез икән, инстаграмга кереп, яңа бәйгедә катнашыгыз!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...