20 Февраль 2023
Хөрмәтле тамашачылар, «ШАЯН ТВ» каналы үткәрә торган «Балачак җыры» Халыкара балалар җыры бәйгесенең дүртенче сезонына гаризалар кабул итү тәмамлануга нибары бер атна калды! Тизрәк гариза юлларга ашыгыгыз! Без сездән өр-яңа шигырьләр һәм матур көйләр көтәбез!
Бүләкләр саллы: акчалата приз, шулай ук җырның профессиональ аранжировкасы һәм клибына да ия булачаксыз! Сезнең җырыгыз, чын мәгънәсендә, хитка әйләнәчәк!
Җырның текстын яисә көен [email protected] адресына җибәрегез. Гаризалар 1 мартка кадәр кабул ителә. Бәйгенең кагыйдәләре буенча тулырак мәгълүмат сылтама буенча
Комментарийлар: