20 Февраль 2023
Дуслар, сез яратып өлгергән «Янутлар» мультсериалы бүгеннән кабат эфир киңлекләренә чыга! «ШАЯН ТВ» каналы сезне җиде янутның гаҗәеп дөньясына сәяхәт кылырга чакыра!
Янутлар зур музыка шкатулкасында яшиләр. Әлеге геройларның һәрберсе музыкаль ноталарның берсен гәүдәләндерә, аларның һәркайсының үзенчәлеге бар. Персонажлар тамашачыларга бик күп музыкаль номерлар күрсәтәләр һәм әйләнә-тирәнең төрле күренешләре турында сөйлиләр.
Дүшәмбедән алып, җомгага кадәр 12:45 һәм 20:45 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!
Комментарийлар: