Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге яңа IT-паркта мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Киңәшмәнең төп темасы - «Татарстан Республикасы мәгарифе: төп бурычлар, әхлакый ориентирлар, сыйфат күрсәткечләре».

Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Анастасия Ракова, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.

Әлеге чарада «ШАЯН ТВ» каналы да катнашты. Каналның алып баручылары Мәликә Хәйрулла, Сәфинә һәм Солтан Шаһиевлар кунакларга мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар өчен аңлаешлы һәм кызыклы рәсем ясау дәресләре форматында ясалган «ШАЯН рәссам» проектын тәкъдим иттеләр.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...