Бүген – ананас көне билгеләп үтелә. Сусыл, кояшлы ананас – күпләрнең яраткан тропик җимеше. Ул Җир шарының барлык тропик өлешләрендә дә үстерелә. Дөньяга продукциянең 75 проценты диярлек Гавай утрауларыннан кертелә.
* Ананас минераль матдәләргә - калий, тимер, бакыр, цинк, кальций, магний, марганец һәм йодка бай.
* Анда сезонлы авырулар вакытында организмга кирәкле булган С витамины күп.
* Ананасның файдалы үзлекләре җимешенең согында үсемлек ферменты - аксымны таркатучы һәм ялкынсынуга каршы тору үзлегенә ия булучы бромелайн булуы белән аңлатыла.
* Бу тропик җиләк-җимеш эчәклекне яхшырта торган клетчаткага бай.
* Ананас составында үзәк нерв системасын ныгытучы, начар кәефне җиңәргә булышучы, буыннарда һәм мускулларда авыртуны киметергә ярдәм итүче матдәләр бар.
* Аның согын ашказаны-эчәк, бавыр, йөрәк-кан тамырлары системасы, бөер һәм азканлылык авыруларыннан эчәргә киңәш итәләр.
* Ананасны даими рәвештә куллану – холестеринны киметә һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары куркынычын кисәтә.
* Ананас күз мускулларын ныгыта һәм шул рәвешле күз эшчәнлеге системасына уңай йогынты ясый.
* Ананас иммунитетны күтәрә, томауны төшүне бетерә һәм йөткерүне баса.
* Татлы һәм хуш исле әлеге җимеш составында калий цитраты кебек матдә бар. Ул артериаль кан басымын нормада тотарга ярдәм итә.
* Уртача калориялелеккә ия булган ананас ашыйсы килү теләген киметә һәм артык килограммнардан арындыра.
Комментарийлар: