16 Февраль 2023
Бүген «ШАЯН ТВ» каналында «Милләт хәзинәсе» балалар-яшүсмерләр киносын үстерү буенча оешмадан балалар кунакта булып китте.
«ШАЯН ТВ» яшь тамашачыларын канал белән тагын да тулырак таныштырды, үзенең танып-белү һәм күңел ачу тапшырулары, берсенннән-берсе масштаблы проектлары, кызыклы мультсериаллары хакында сөйләде. Шулай ук күңелле викториналар уздырды. Укучылар барысы да бик теләп катнаштылар, яраткан каналларыннан истәлекле бүләкләр оттылар!
Комментарийлар: