Кышның беренче көнендә яңа мультсериал!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Кышның беренче көнендә яңа мультсериал!

Кышның беренче көнендә яңа мультсериал!

Һәрвакыт ниндидер яңа гаҗәеп әйберләр уйлап таба торган хайваннар компаниясе турында мавыктыргыч «Ачышлар шәһәре» мультсериалы кышның беренче көненнән эфирга чыга!

Җәнлекләр һәрдаим файдалы әйберләр эшләргә һәм үз шәһәрчегендә яшәүчеләргә ярдәм итәргә тырышалар. Хәтта уңышсызлыклар да аларны туктатмый, чөнки геройлар хаталарның уңышка ирешү юлында кечкенә генә адымнар булуын яхшы беләләр!

Кишер шәһәрчегендә яшәүчеләр искечә яшәргә күнеккәннәр. Алар шәм яндыралар, мичкә утын ягалар. Ләкин барысы да көтмәгәндә үзгәрә, куян Хопнер кишерне ягулыкка әверелдерә торган махсус машина уйлап таба! Хәзер шәһәрдә яңа тормыш башлана, ә Хопнер исә шәһәр мэре була. Бервакыт Кишер шәһәрчегенә Кит исемле төлке килә. Кит вегетариан булып чыга һәм куяннар белән тукланмый. Җирле халык Кит белән дуслашырга тели, ә Хопнер аңардан көнләшә һәм яхшы төлкенең уникаль идеяләрен урларга тырыша!

Алга нинди вакыйгалар буласын, 1 декабрьдән алып, дүшәмбедән-җомгага кадәр 11:00 һәм 19:00 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карап белә аласыз!

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...