Бүген «Балачак җыры» концерты Казанның 183 гимназиясендә үтте!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бүген «Балачак җыры» концерты Казанның 183 гимназиясендә үтте!

Бүген «Балачак җыры» концерты Казанның 183 гимназиясендә үтте!

Бүген «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты Казанның 183 гимназиясендә үтте! Бирегә Казан шәһәренең мәктәп укучылары чакырылды. Концертта «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре «Балачак җыры» бәйгесендә җиңгән, күпләребезнең күңеленә үтеп керергә өлгергән шат җырларны яңгыраттылар. Шулай ук «Сәйлән» балалар телевизион җыр фестиваленең махсус номинацисе – «Тамашачы мәхәббәте»нә лаек булган җиңүчене - Сәид Галиуллинны бүләкләделәр, «ШАЯН ТВ» каналыннан истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Концертта мөхтәрәм кунаклар да урын алды. Балаларны котларга Республика «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Миргалимов Илдар Флүс улы килде.

«ШАЯН ТВ» каналының геройлары да нәни тамашачыларны сөендерделәр. Алар балалар белән уйнадылар, көлделәр, фотога төштеләр, чын бәйрәм кәефе бүләк иттеләр! Моннан тыш, Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге турында күргәзмә халкыбызның танылган шәхесләре белән таныштырды.

Әлеге чара Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелде.

Онытылмаслык, бик күңелле булды әлеге бәйрәм! Иң мөһиме, ул тамашачыларыбызда җылы тәэсирләр калдырды! Алар һәр чыгышны яратып, кайнар алкышларга күмделәр, үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар!

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...