16 Гыйнвар 2020
Кош канаты белән, ә без дусларыбыз белән көчле! Бары тик сезнең өчен генә иң кызыклы тапшырулар, мавыктыргыч мультсериаллар әзерләүне дәвам итәбез! Берсеннән-берсе үзенчәлекле бәйгеләр дә безнең дуслык җепләрен ныгытачак кына. 17 гыйнвар көнне «ТНВ» каналында иртәнге 6:00 сәгатьтә «Манзара» тапшыруын карагыз! Яңалыкларыбыз да, сюрпризлар да шундый күп! Һәркайсы турында да сөйләрбез. Тапшыру кунаклары - каналыбыз хезмәткәре Руслан Хафизов һәм Казан шәһәренең 184 мәктәп укучысы Камилә Исхакова. Камиләнең ни өчен тапшыруга килгәнен беләсегез килсә, карамый калмагыз. Кабатлау «ТНВ-Планета» каналында сәгать 16:00дә башлана.
Комментарийлар: