Салават Фәтхетдинов «Сәйлән» фестивале хакында ни уйлый?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Салават Фәтхетдинов «Сәйлән» фестивале хакында ни уйлый?

Салават Фәтхетдинов «Сәйлән» фестивале хакында ни уйлый?

Танылган артистлар «Сәйлән» телевизион җыр фестивале хакында ни уйлый?

Татарстанның халык артисты, фестивальнең жюри әгъзасы Салават Фәтхетдинов:

«Бик зур рәхмәт сезгә! Балалар Илһам абый Шакиров тарафыннан гына башкарыла торган, сирәк тыңлана торган җырларны сайлаганнар. Шундый катлаулы репертуар. Шаккатасың! Афәрин! Чөнки бу, ничек әйтсәң дә, финал. Барысы да бер дәрәҗәдә! Чын күңелдән сөенеп утырдым. Күпме генә татар теле бетә дип сөйләсәк тә, сөйләп түгел, эшләп күрсәтергә кирәк. Сез турыдан-туры шуны эшлисез дә!» - дип «ШАЯН ТВ» каналына югары бәясен бирде халкыбызның яраткан җырчысы.

Ә без исегезгә төшерәбез, «Сәйлән» фестивале катнашучылары өчен тавыш бирү дәвам итә! «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә җиңүчене ачыкларга ашыгыз һәм сылтама буенча тавыш бирегез!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...