ШАЯН рецепт: "Цезарь" салаты

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ШАЯН рецепт: "Цезарь" салаты

ШАЯН рецепт: "Цезарь" салаты
"Цезарь" салатын яратмаган кеше бармы икән? Җиңел генә ясала, туклыклы. Бакчада җиләкләр белән бергә яшелчәләр дә өлгереп килә. Өстәвенә бүген "Цезарь" салаты көне дә әле. 
Кирәк булачак:
Тавык филесы – 500 грамм;
Помидор – 200 грамм;
Салат – 1 зур бәйләм;
Сарымсак – 1 тырнак;
Батон – 150 грамм;
Йомырка -  1 штука;
Лимон согы – 2 аш кашыгы;
Горчица – 1 чәй кашыгы;
Зәйтүн мае – 2 аш кашыгы;
Сыек май – тәменчә/ тавык кыздыру өчен;
Тоз – тәменчә;
Кара борыч – тәменчә. 
Ясый башлыйбыз. Тавыкны эре итеп турап, әзер булганчы майда кыздырабыз. Батон пичтә яки табада майда кыздырып алырга була. 
Соус ясау өчен, йомырканы 2-3 минут пешереп алабыз. Аннары шуңа зәйтүн мае, лимон согы, горчица кушып блендер белән болгатабыз. Тоз, борыч өстәп, тагын блендер белән болгатабыз. 
Салат яфракларын эре итеп өзгәлибез дә зур тәлинкәгә салабыз. Тавык, помидор, кызган батон кисәкләрен кушабыз да, сыр уып, соус белән болгатабыз. Йомырка белән бизәргә мөмкин. 

Тәмле булсын! 


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...