5 Июль 2020
Тәмле марафонның да ахырына якынлаштык. Бүген тәкъдим итәчәк рецепт буенча ясалган ризык та табыныгыз күрке булыр, дип ышанабыз. Чөгендернең файдасы турында барыбыз да белә, тик менә яфрагын сирәк кеше генә ашап караганы бардыр. Бүген алардан кәтлит ясыйбыз.
Кирәк булачак:
Чөгендер яфрагы - 30 данә;
Йомырка - 2 данә;
Тоз, борыч - тәменчә;
Он - 5 аш калагы.
Яфракларны турыйбыз, йомырка, тоз, борыч салып болгатабыз. Онны өстибез. Кәтлитләр ясап, майлы табада ике яклап кыздырабыз.
Безнең туклыклы, файдалы кәтлитләр әзер. Табынга каймак белән бирәбез.
Тәмле булсын!
Марафон кагыйдәләрен дә онытмагыз! Пешергәч, инстаграмда фотосын куеп, безне билгеләп, #шаянрецепт хештегын да языгыз.
Марафон кагыйдәләрен дә онытмагыз! Пешергәч, инстаграмда фотосын куеп, безне билгеләп, #шаянрецепт хештегын да языгыз.
Комментарийлар: