08.07.2019

Давайте споем: «Бәхетле булыгыз, дусларым»

Привет, шаяннар!

Давайте споем песенку. Предлагаем очень красивую песню «Бәхетле булыгыз, дусларым» . Ну что, начинаем...

Күңелемә моң тулган, җыр туган чакларда
Ашкынам тик сезнең якларга.
Күкрәгем тарсына, йөрәгем ярсына,
Ярсына сез дуслар каршына.

Җырларым, моңнарым — тик сезнең өчендер,
Сезнең өчен — гомер юлларым.
Җырларым көч бирсен, хисләрне үстерсен,
Тибрәтеп күңелнең кылларын…

Тыңлагыз җырымны, тыңлагыз, дусларым,
Яңа җыр — мәхәббәт турында.
Зур булыр бәхетем: сөюем, рәхмәтем
Әйтәлсәм сезгә бу җырымда.

Әйтәлсәм әгәр дә ни диеп көенеп
Типкәнен тынгысыз йөрәгем:
Туганлык һәм дуслык, халкыма тынычлык —
Дөньяда иң олы теләгем…

Кошлардай сайрашып, очрашыйк җырлашып,
Җырларда очрашыйк без тагын.
Гомерләр тиз үтә, аерылыр чак җитә,
Бәхетле булыгыз, дусларым!..




Резеда Валиева (слова)
Марат Гобайдуллин (музыка)



Главная Программа Видео Шортс Поиск