Бүген Казаныбызда бәйрәм чаралары гөрли! Казан Кремлендә «ШАЯН ТВ» зонасында да бик кызу булды! Беренче татар балалар каналы Республика көне уңаеннан балалар өчен зур бәйрәм оештырды! Чараны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та тамаша кылды.
Алып баручылардан күңелле интерактивлар, шәп уеннар, кызыклы остаханәләр, «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчеләреннән матур җырлар – барысы да бер мәйданда иде! Иң җитез кунакларга истәлекле бүләкләр өләштеләр! Шулай ук каналның төп геройлары - Шаян һәм Мияу да бар иде! Алар балалар белән рәхәтләнеп уйнадылар, көлделәр, шаярдылар, фотога төштеләр! Чын бәйрәм атмосферасы ясадылар!
Безнең белән булганыгыз өчен килгән һәрбер тамашачыбызга зур рәхмәт! Бәйрәм күңелегезгә хуш килгәндер дип ышанып калабыз!
Комментарийлар: