«ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең жюри утырышы узды

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең жюри утырышы узды

«ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең жюри утырышы узды

8 февраль көнне «ШАЯН ТВ» каналында халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы - «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең жюри утырышы узды. Ниһаять, без финалга таба якынлашабыз. Димәк, бик тиздән иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре билгеле булачак.

Утырыштагы профессиональ жюри арасында Ркаил Зәйдулла, Илдар Хәйруллин, Ирек Хафизов, Луара Шакирҗан, Ирек Шәрипов, Илсөяр Ихсанова кебек халкыбызның зур шәхесләре, танылган шагыйрьләре, язучылары, һәм артистлары урын алды.

34fcccac-b8cb-4de3-adfc-ee40d37fe384.jpg

Әлбәттә, утырыш нәтиҗәләре буенча жюри әгъзаләренә җиңел булмады, көндәшлек бик көчле иде, чөнки быел да әлеге бәйге дөньяның төрле төбәкләрендә сибелеп яшәүче бөтен татар халкын берләштерде. Конкурста бөтен Россиядән 3000 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза жанрлары һәм махсус номинация буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим итте. Казахстан, Үзбәкстан һәм Швейцариядән катнашучыларның булуы – милләтәшләребезнең бәйгегә карата зур кызыксыну белдерүен тагын бер кат дәлилләде.

Иң күп гаризалар шигърият номинациясенә кабул ителде. Быел Россиядә Гаилә елы булганлыктан, шунысына игътибар итәргә кирәк, бәйгенең яңа сезонында иҗади гаиләләр дә бик актив булды.

ac7533f4-9f46-4063-acf1-76846bfe3521.jpg

Быелның зур яңалыгы - махсус «Туган тел» номинациясе. Әлеге номинациядә чуваш, мари, мордва, удмурт халыклары вәкилләре катнашты. Катнашучылар үз туган телләрендә классик һәм хәзерге заман язучылары әсәрләрен һәм үзләре язган әсәрләрне башкарды. Шунысы сөенечле, быелгы сезонның яңа номинациясендә төрле милләт вәкилләре бик теләп катнашты. Шулай итеп, «ТАТАР СҮЗЕ» үз тирәсенә төрле халыкларны берләштерә, татар мәдәниятен популярлаштыруга йөз тота һәм киләчәк буынны милли рухта тәрбияләүгә, аларга буыннар чылбырын тапшырырга ярдәм итә.

«Жюри эше бик катлаулы һәм четерекле, чөнки монда бик объектив булырга кирәк. Барысы да шулхәтле тырышып эшләгәннәр, әзерләнгәннәр. Һәркем үз хезмәтен дөрес бәяләүләрен тели. Объективлык монда бик мөһим. Шуңа күрә кат-кат карарга туры килә. Эшләрнең эчтәлегенә дә, сәнгатьле укуга да игътибар итәбез. Үзем язган шигырь номинациясендә араларында бөтенләй без моңарчы белмәгән оста шигырь язучыларның булуы минем өчен ачыш булды», - дип үз фикерен белдерде «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең жюри әгъзасы, танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илсөяр Ихсанова.

c4ac667e-3b94-4b2d-8be0-8bbc903955fa.jpg

Барлык эшләрне бәяләгәннән соң, дәрәҗәле жюри тарафыннан 37 җиңүче билгеләнде. Аларның һәркайсына акчалата приз тапшырылачак. Быел әлеге грандиоз бәйге тагын да күбрәк премиаль фонд белән аерылып тора. Ул 1500 000 сумны тәшкил итә. Җиңүчеләрнең исемнәре бик тиздән, 4 апрель көнне тантаналы рәвештә Гала-концертта билгеле булачак.

Исегезгә төшерәбез, бәйгене Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра.

0962a0a1-673e-44a8-9335-985f93babafd.jpg

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...