7 Февраль 2024
7 нче февраль - Бөтенроссия кышкы спорт уеннары көне буларак билгеләнә. Бу бәйрәм беренче мәртәбә 2015 нче елның февраль башында Сочи шәһәрендә узган XXII кышкы Олимпия уеннарына багышланып барлыкка килгән.
Кышкы уеннарны кемнәр генә яратмый икән?! Чаңгы, чана, сноуборд, тимераякта шуу дисеңме, хоккей уйнау – боларның барысын да кыш үтеп киткәнче эшләп калырга тырышабыз. Язга да озак калмады. Әле кышкы матур көннәрдән файдаланып калырга өлгерәсез, дуслар! Өйдә ятмагыз, урамга чыгыгыз, урманга барыгыз! Салкын кышның рәхәтен тоеп, кышкы уеннарны уйнап калырга ашыгыгыз!
Комментарийлар: