Ни өчен кышкы саф һавада йөрү бик файдалы?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Ни өчен кышкы саф һавада йөрү бик файдалы?

Ни өчен кышкы саф һавада йөрү бик файдалы?

Саф һавада йөрү - сәламәтлекне ныгыту өчен иң мөһим чараларның берсе. Ул организмны чыныктыра, бигрәк тә салкын вакытларда авыруларга чыдамлыкны арттырырга ярдәм итә. Ә кышын урамда йөрү - табигать матурлыгын күзәтү өчен генә түгел, ачык һавада күңел ачу өчен дә менә дигән вакыт!

1. Кышын саф һавада йөрү җәйгә караганда сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Аның сере һава температурасының салкын булуында. Җылы һәм эссе көннәргә караганда, салкында кислород күләме югарырак.

2. Салкын көннәрдә һава тузаннан һәм зарарлы матдәләрдән чистара.

3. Саф һавада йөрү организмның гомуми тонусын күтәрә, йөрәк һәм үпкә эшчәнлеген арттыра, матдәләр алмашуын яхшырта, кан басымын нормага китерә, иммунитетны арттыра.

4. Баш мие эшчәнлеге яхшыра, яхшы фикерләр туа.

5. Табигатькә соклану начар уйларны оныттыра, нерв системасын тынычландыра, кәефне күтәрә.

6. Парк яки урманда йөргән вакытта, һава күзәнәкләрне кислород белән баета, организмның тулаем эшчәнлеген яхшырта.

7. Күтәренке кәеф яхшы йокыга сәбәп була һәм бөтен организм ял итә.

8. Җәяү даими йөргән кешеләрнең йөрәкләре яхшы эшли.

9. Ак төс – яхшы психолог та.  Ул агрессияне киметергә сәләтле. Салкында бәхет гормоннары бүленеп чыга.

Сәламәтлегегез нык булсын дисәгез, саф һавада күбрәк йөрегез!

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...