«ШАЯН ТВ» каналы очрашуда булып кайтты

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналы очрашуда булып кайтты

«ШАЯН ТВ» каналы очрашуда булып кайтты

Бик тиздән, 15 февраль көнне герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 118 ел тула. Шул уңайдан бүген «ШАЯН ТВ» каналы, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты буларак, Балтач районының Карадуган авылында урнашкан бөек шагыйрьнең музеенда кунакта булып кайтты. Биредә һәр елның февралендә «Муса Җәлил көннәре»н уздыру күркәм традициягә әверелгән.

Әлеге чарада «ШАЯН ТВ» каналы мәктәп укучылары белән очрашты һәм балаларны канал эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай ук яшь тамашачылар өчен кызыклы викториналар, уеннар үткәрелде. Алар «ШАЯН ТВ»дан истәлекле бүләкләргә ия булдылар.

Тамашачылар белән мондый җылы очрашуга чакырулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...