«Ак Барс» ШАЯН матч үткәрде

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Ак Барс» ШАЯН матч үткәрде

«Ак Барс» ШАЯН матч үткәрде

Әле мондый вакыйганың булганы юк иде! Бүген «Ак Барс» «ШАЯН ТВ» беренче татар балалар телеканалы белән берлектә матч үткәрде. «Нефтехимик» командасы белән очрашу яшь тамашачыларга багышланды. Бу Республика тарихындагы беренче ШАЯН матч!

Матчның сценарие һәм активлык мәйданчыклары «Барсик тут» төркеме балаларының һәм язылучыларның теләкләре нигезендә эшләнде. Беренче тапкыр КХЛ уены «ШАЯН ТВ» балалар телеканалында туры эфирда күрсәтелде.

«Татнефть Арена» фойесында җанатарлар өчен тематик күңел ачу программасы оештырылды. Уен алдыннан фойеда һәм тәнәфесләрдә «Сәйлән» телевизион җыр фестивале финалистлары һәм Яхиннар Prima студиясенең «Лайки» беренче татар балалар рок-төркеме чыгыш ясады, яшүсмерләр коллективлары исә интерактив бәйгеләр үткәрде. Шулай ук җанатарлар «ШАЯН ТВ» фотозонасында фотога төшә алды, ә балалар зонасында яшь тамашачылар махсус аниматорлар белән күңел ачты.

Арена үзәгендә алып баручылар, дикторлар, матч комментаторлары, флеш-интервьюдагы корреспондентлар һәм «Ак Барс Шоу» алып баручылары ролендә «ШАЯН ТВ» телеканалы алып баручылары чыгыш ясады. Уен башланыр алдыннан яңгырый торган гимнны «Батыр егетләр» балалар ансамбле башкарды. Бәйрәм атмосферасын Барсик белән бергә Шаян һәм Крут персонажлары тулыландырды.

«Ак Барс» хоккей командасын җиңүләре белән котлыйбыз! Ә «ШАЯН ТВ» каналының мондый зур масштабка чыгуы белән горурланабыз! Әлеге чара канал өчен якты вакыйга булып истә калачак!

     

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...