Модада - яңа аерткан бал төсе

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Модада - яңа аерткан бал төсе

Модада - яңа аерткан бал төсе

Бүгенге яшьләрнең кием-салымына 1990 еллар стиле әйләнеп кайтты. Хәзер ул заманнардагы сыман киң джинсы чалбар, рәсемле футболка, ясалма күн куртка һәм калын табанлы кроссовка киеп йөрү модада.

* Кара белән кызыл, кара белән сары, кара белән кызгылт-сары, кара белән яшел төсләрне бергә катнаштыру модада. Һәм тагын быелгы көзнең иң модалы төсе - яңа аертылган бал төсе.

* Төрле стильләрне катнаштыру (әйтик, спорт стилен классика белән бергә кию), катлы-катлы кием, күп кесәле бомбер (куртка) - болар барысы да яшьләрнең үзенчәлекле булуын искәртә.

* Башкалардан аерылып тору өчен, рәсемле шарф, яулык урарга, алка-беләзекләр тагарга мөмкин.

* Башлык кию өчен көн суытканны көтәргә кирәкми. Төрле төсле, рәсемле, төрле формадагы, озынлыктагы башлыкларны җылырак чакта ук кия башладылар.

Фото: Яндекс


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...