Ватанны саклаучылар көне белән!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Ватанны саклаучылар көне белән!

Ватанны саклаучылар көне белән!

Барлык ир-егетләрне, әтиләрне, абыйларны ихлас йөрәктән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Бу көчле рухлылык, чын ир-егетлəрнең батырлык, намус һəм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бəйрəм!

«Ватан» төшенчәсе киң мәгънәгә ия. Ул туган җирне генә түгел, әти-әнине, балаларны, гаиләне дә күз алдында тота. Ә Ватанны саклаучылар дип, кадерле ир-атларга дәшәбез.

Ил алдында булган җаваплылыкны үз өстегездә тоеп, Ватанны саклаучылар сафында булганыгыз өчен рәхмәт Сезгә! Ныклы сәламәтлек, сөенеч-шатлыклар, һәрбер эшегездә уңышлар телибез!

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...