Бер бал корты көнгә 7 мең чәчәккә куна

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бер бал корты көнгә 7 мең чәчәккә куна

Бер бал корты көнгә 7 мең чәчәккә куна

20 май – Халыкара бал кортлары көне.

Бал кортлары - бик борынгы җан ияләре. Галимнәр фикеренчә, алар моннан 50 миллион ел чамасы элек барлыкка килгән. Бал җыючы беренче бал кортлары шөпшәләрдән барлыкка килгән дигән фараз бар. Без аларның безелдәүләрен, чәчәкләрне серкәләндерүләрен, тәмле бал бирүләрен һәм кайвакыт хәтта чагуларын да беләбез. Бу гаҗәеп җан ияләре турында, әйдәгез, бергәләп танышыйк!

* Бәләкәй генә бал кортына 100 грамм бал ясау өчен 46 мең километр юл үтәргә кирәк.

* Бал кортлары эшчән булудан тыш, ис сизү буенча да иң алдынгылардан. Кешегә караганда исне мең тапкыр яхшырак тоя, чәчәкләр исен 1 километр ераклыктан ук сизә башлый.

* Көнгә бер бал корты 7 мең чәчәккә куна.

* Эшче кортлар төрле эш башкаралар: кәрәзләрне чистарталар, корт балаларын ашаталар, ояны саклыйлар һәм бал табалар.

* Бүгенге көндә бал кортларының 21 000 төре билгеле.

* Бал кортлары, Антарктидадан кала, планетаның барлык почмакларында да яши.

* Умарта кортлары, үсемлекләрне серкәләндерүчеләрнең иң зур төркеме буларак, чәчәкләрне серкәләндерүдә мөһим роль уйныйлар.

* Иң кечкенә бал корты - кәрлә бал корты. Аның озынлыгы нибары 2,1 мм тәшкил итә.

6526.png

Фото: Яндекс

* Ә менә бал кортының иң зур төре - Индонезия умарта корты. Ул 40 мм га кадәр җитә.

* Үз гомерендә бер бал корты 4-5 грамм бал җитештерә.

* Әлеге бөҗәкләр көн саен 1 трлн чамасы үсемлекне серкәләндерә.

* 1 кг бал ясау өчен, бал кортына якынча 8 миллион чәчәкне эшкәртергә кирәк.

* Умартаның бер күче уртача 6-8 кг тәшкил итә.

* Кышкы чорда умарта күче 35 килограммга кадәр бал ашый.

* Галимнәр бөҗәкләрнең үзара тавышлар түгел, ә тән хәрәкәте ярдәмендә аралашуын дәлилләгән.

* Бик күп нектар җыйган бал корты үзен рәнҗетүчене чакмый.

* Бөҗәкләрнең 5 күзе бар.

* Умарталарның күбесе кешене чагып, үзенең угын чыгарганнан соң ук үлә.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...