15 Июнь 2024
Тамашачыбыз Гүзәл Муллахмәтованың шигырен тәкъдим итәбез!
Һәркемнең дә туган җире
Күңеленә якын була.
Бары туган җирдә генә
Иң күңелле җырлар туа.
Туган җирдә моңлы итеп
Кошлар сайрый, гөлләр үсә.
Туган җирдә генә назлы
Һәм шифалы җилләр исә.
Якын минем күңелемә
Туган җирнең һәрбер төше.
Бәхетле булып яшәсен
Үз туган җирдә кеше!
Сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!
Комментарийлар: