Төньяк боланы тундрада яши. Евразиядә алар күпләп Россиядә генә калган. Ерак Себернең кырыс табигать шартлары боланны азыкка талымсыз булырга өйрәткән.
* Боланга елның күп вакытын азыкны кар астыннан табарга туры килә. Кайчак азык эзләп, көненә 20-30 км юл уза.
* Алар мүк, кош йомыркалары, вак кимерүчеләр белән дә тукланалар. Көзен гөмбә ашап, май запасы туплыйлар.
* Боланнарны туңудан тире астындагы 6-8 см калынлыктагы май катламы саклый.
* Болан сөте сыерныкыннан биш тапкыр майлырак, шуңа күрә болан баласы тиз үсә.
* Төньяк боланы – ультрамиләүшә спектрда күрә торган бердәнбер имезүче хайван. Боланнарның башка төрләрендә мондый үзенчәлек юк.
Фото: Яндекс
* Боланның тоягы ел фасылына карап үзгәрә. Җәен анда йомшак мендәрчек үсә, бозда таеп егылмасын өчен, кышка ул юкка чыга.
* Болан мөгезен һәр ел саен алыштыра. Анда кальций һәм башка файдалы элементлар күп, мөгез җирдә озак ятмый, кимерүчеләргә, бөҗәкләргә азык була.
* Боланның уртача гомер озынлыгы – 30 ел.
* Болан күз төсен үзгәртә торган бердәнбер хайван.
* Карда әлеге имезүчеләр тояклары тирәсендә үскән каты чәчләре аркасында эз калдырмыйлар диярлек. Ә киң тояклары аларга карга батмаска ярдәм итә.
* Әлеге боланнар искиткеч яхшы йөзәләр, алар бозлы Төньяк елгаларын да тыныч кына кичә алалар.
* Боланнар даими рәвештә зур көтүләр булып яшиләр, ә миграция вакытында гигант көтүләргә кушылалар. Бу көтүләрне узу өчен берничә сәгать вертолет белән барырга кирәк булыр иде.
Комментарийлар: