3 Февраль 2024
Бу атнада сезгә ШАЯН тамашачыбыз Илзирә Алишеваның «Кыш йокысы» дип исемләнгән иҗат җимешен тәкъдим итәбез.
Буран кырларны
Бөрә ак карга.
Ул бишек җыры
Көйли аларга.
Уҗымнар калын
Юрган астында.
Тирән йокыга
Талды барсы да.
Уяныр алар
Кышкы йокыдан.
Яз килеп, кырлар
Ачылгач кардан.
Дуслар, сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!
Комментарийлар: