«ШАЯН ТВ»да премьера

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»да премьера

«ШАЯН ТВ»да премьера

Иртәгәдән «ШАЯН ТВ» каналында премьера! «Пингвин баласы Пороро» мультсериалы сезне төньяк маҗараларына сәяхәткә чакыра!

Бик еракта, кеше аягы басмаган искиткеч карлы урман бар. Монда кечкенә генә җыйнак өйләрдә төрледән-төрле хайваннар яши: кызыксынучан пингвин баласы Пороро, тыйнак ак аю Поби, динозавр Кронг, хәйләкәр төлке баласы Эдди, һәм кондызлар гаиләсеннән Лупи.

Алар төрле булуга карамастан, бик тиз уртак тел табалар һәм вакытны күңелле үткәрәләр. Төп герой пингвин баласы Пороро даими рәвештә дуслары белән маҗараларга юлыга, җырларга һәм уйнарга ярата, ә дуслары аны кешеләргә шатлык бүләк итүе өчен яраталар.

Мультсериалны дүшәмбедән-җомгага кадәр 11:30 һәм 19:30 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...