Җир җиләге – табигый антибиотик

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Җир җиләге – табигый антибиотик

Җир җиләге – табигый антибиотик

Бу көннәрдә халык татлы табигать нигъмәте – җир җиләге җыя. Аны җәй буена берничә килограмм ашасагыз, каныгыз чистарыр. Бүген әле җир җиләге көне дә билгеләп үтелә.

* Җир җиләге – орлыкларын эчендә саклый торган бердәнбер җиләк. Бер җиләктә якынча 200 орлык бар.

* Салкын тигән очракта җир җиләге ашау бик файдалы дип раслый табиблар. Анда магний, В төркеме витаминнары, С витамины бар. Ул табигый антибиотик булып санала.

* Баллы булуына карамастан, җиләктә шикәр лимонга караганда азрак.

* Халык медицинасында җиләкне баш авыртканда ашарга кушалар, чөнки аның составында аспириндагы матдәләр бар.

* Җиләкне даими ашау тешләрне агартырга ярдәм итә.

* Җир җиләгенең яфракларыннан витаминлы чәйләр ясарга була. Мондый чәйләргә шикәр салмаска киңәш итәләр, чөнки ул андагы файдалы матдәләрне үзләштерергә комачау итәчәк.

* Җир җиләгенең төбендәге яфраклары шулай ук бик файдалы. Җиләкне блендер аша үткәрсәгез, таҗ яфраклары сизелми дә.

* Җир җиләге яфрагындагы матдәләр кешене тынычландыра, организмны ныгыта.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...