9 Июль 2024
Казанда ике көн рәттән һава температурасы рекорды куелды. 6 июльдә көндез Казан-Сокол авиация метеостанциясендә термометр баганасы +36 градуска кадәр күтәрелде.
Башкала территориясендә бу көнне югары температура 1972 елда теркәлгән, ул вакытта Казанда һава температурасы +35,6 градуска җиткән.
Атмосфера фронты узганнан соң республикада аномаль эсселекне уңайлырак һава торышы алмаштырды. Хәзерге вакытта Татарстанда һава температурасы +30 градустан артмаячак дип фаразлыйлар. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!
Комментарийлар: