* Кышын кешегә С витамины кирәк, ул чи яшелчә һәм җиләк-җимештә, яшел тәмләткечләрдә күп. Пешергәндә аның файдасы кими.
* Табиблар раславынча, яшел төс күзгә файдалы, ул нерв системасын тынычландыра. Күзгә көчәнеш килгәндә, яшеллекккә карап торырга кирәк, яшел төс күрү анализаторларын тынычландыра, ял иттерә.
* Йорт хайваннары хәтерне яхшырта. Галимнәр йорт хайваны асрарга киңәш итә.
* Кышын тозлы кәбестә ашагыз, ул иммунитетны ныгыта.
* Австралия галимнәре әйтүенчә, депрессиягә каршы көрәштә спорт дарулардан да нәтиҗәлерәк.
* Сарымсак, имбир вируслы сулыш юллары чирләреннән саклый. Табиблар раславынча, алар чирне дәваламый, әмма профилактика максатында файдасы бар.
* Тиз ашау симерүгә сәбәпче була ала. Баш миенә тамак тую турында сигнал соң барып җитә.
* Бөтнек инфекцияле авырулардан саклый. Еш салкын тидерсәгез, сезонлы авыруларга бирешсәгез, бөтнекле чәй эчәргә кирәк.
* Ирландия галимнәре кефирның тынычландыру үзлеген исбатлаган. Андагы триптофан аминокислотасы серотонин (бәхет гормоны) ясый.
* Мандарин картаю процессын акрынайта. Анда тирене җыерчыклардан сакларга булыша торган антиоксидантлар бар.
* Гранатның согына караганда җимеше файдалырак.
Комментарийлар: