6 Февраль 2024
Синоптиклар фаразлавынча, февральдә һава торышы гыйнварныкына охшаш булачак. Татарстанлыларны температура һәм атмосфера басымының кискен үзгәрешләре көтә. Февральнең беренче декадасы җылы булачак. Кискен җебетүләрдән салкынга сикерү ихтималлыгы шактый зур. Ай дәвамында 36 миллиметр кар явуы көтелә.
Быел кыш югары нервлылык, күз алдына да китерә алмаслык хәрәкәтләр һәм басым, температура һәм башка барлык метеопараметрлар белән аерылып тора. Болар барысы да көчле кар явулар, күп яңгырлар белән бергә бара. Ләкин, синоптиклар сүзләренчә, февраль өчен температураның әле бер якка, әле икенче якка шактый тайпылышлары хас.
Комментарийлар: