Каен суының файдасын беләсезме?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Каен суының файдасын беләсезме?

Каен суының файдасын беләсезме?

Яз җитү белән бар дөнья җанлана, табигать уяна. Күпләр каеннар күп үскән урыннарга барып, каен суы җыярга әзерләнә торгандыр. Гадәттә, аны март азагыннан башлап, апрель дәвамында җыялар.

* Каенның тамырлары тирәндә, яз җитеп, тормыш яңара башлагач, алар туфрактан суны үзләренә тарта һәм агач кәүсәсе буйлап, ботакларга җиткерә.
* Каен суы – гади су гына түгел, ул минераллар, кальций, калий, магний, тимер, натрий, эфир майлары, С, В6, В12 витаминнарына бай.
* Каен, зурлыгына карап, көненә 1-6 литр сут бирә ала.
* Суны җыю өчен иң яхшы вакыт – көндезге 12дән кичке 5кә кадәр.
* Су туплар өчен кәүсәне җирдән 40-50 сантиметр өстәрәк тишәргә, җыеп беткәч, мүк яки балчык сылап куярга кирәк.
* Каен суы тиз бозыла, шуңа аны җыйгач та кулланырга кирәк.
* Аны җәйгә кадәр сакларга теләсәгез, туңдыру яхшы.
 

КАЕН СУЫ ФАЙДАСЫ

* иммунитетны күтәрә
* канны чистарта
* кан басымын нормага сала
* язгы авитаминоз белән көрәшә
* стресска каршы торырга булыша, депрессиядән ярдәм итә
* йокыны яхшырта, кәефне күтәрә
* йөрәк эшчәнлеген яхшырта
* бөерләрне, бавырны чистарта
* холестеринны киметә
* ябыгырга булыша
* тырнак, чәч, тән тиресен яхшырта
* яралар төзәлүгә ярдәм итә

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...