Игелек кылыйк: АТНАЛЫК ИГЕЛЕКЛЕ ЭШЛӘР ИСЕМЛЕГЕ

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Игелек кылыйк: АТНАЛЫК ИГЕЛЕКЛЕ ЭШЛӘР ИСЕМЛЕГЕ

Игелек кылыйк: АТНАЛЫК ИГЕЛЕКЛЕ ЭШЛӘР ИСЕМЛЕГЕ

Кеше үзенеӊ эчке халәте белән һәрвакыт нәрсәгәдер мохтаҗ - җылы сүзгә, назга, якын карашка, кайгы-хәсрәтне уртаклашуга яки шатлыкны бүлешүгә... 25 мартта ел саен Халыкара игелекле эшләр көне билгеләп үтелә.

Игелек кылу һич кенә дә авыр түгел, без аны көн саен, даими эшләп торабыз. Шуны истә тотыгыз: игелек кылу – көчсезлек билгесе түгел, дөньяны яхшы якка үзгәртүче кешелек сыйфаты. Юкка гына борынгылар изгелек ит тә суга сал: балык белер, балык белмәсә халык белер димәгәннәр! Игелекле булыйк, дуслар!

 

БЕЗ СЕЗГӘ АТНАЛЫК ИГЕЛЕКЛЕ ЭШЛӘР ИСЕМЛЕГЕ ТӨЗЕДЕК

1. Кошлар өчен җимлек яса
2. Йортсыз этләрне һәм мәчеләрне ашат
3. Әниеңә өй җыештырырга булыш
4. Күршеңә чүпне чыгарырга ярдәм ит
5. Өй янында чәчәкләр утырт
6. Әти-әниең белән бергә өмәдә катнаш
7. Макулатура җыеп тапшыр
8. Юлыңда очраган кешеләргә яхшы көн телә
9. Кемнеңдер кәефен күтәр
10. Күптән аралашмаган танышыңа яки туганыңа шалтырат
11. Үз кулың белән сюрприз яса (открытка)
12. Кемгә дә булса яхшы сүзләр белән хат яз
13. Очраган һәркемгә елмай
14. Барысы белән дә, хәтта таныш булмаганнар белән дә исәнләш
15. Якыннарыңа аларны никадәр нык яратуыңны әйт
 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...