Иртән торуны җиңеләйтүче берничә киңәш

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Иртән торуны җиңеләйтүче берничә киңәш

Иртән торуны җиңеләйтүче берничә киңәш

Мәктәптә иң озын, ялыктыргыч өченче чирек бара. Каникуллар да озак көттермәс! Иртән торуны җиңеләйтү өчен бездән сезгә берничә киңәш!

1. Яңа көнне кичтән планлаштырып ятыгыз;
2. Кичтән мәктәпкә кирәкле әйберләрегезне тәртипкә салып ятсагыз, уянуы рәхәтрәк булыр;
3. Будильникны ераграк куегыз;
4. Битне салкын су белән юыгыз;
5. Лимон салып, җылы су эчегез, ул организмны уятып җибәрә;
6. Йоклаган бүлмәне җилләтеп алыгыз;
7. Иртәнге ашка файдалы ризыклар ашагыз; 
8. Җиңелчә күнегүләр ясап алу тизрәк уянырга ярдәм итә;
9. Гел бер вакытта торырга тырышыгыз, организм ияләшеп, будильниксыз уяна башлаячак.
 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...