Чын яз кайчан килә?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Чын яз кайчан килә?

Чын яз кайчан килә?

Без көздән үк язны көтә башлыйбыз. Кояшка, җылыга тартылабыз. Салкыннарны куып җибәрәсе, карларны тизрәк эретәсе, кышкы туннарны салып ташлыйсы килә. Быел чын яз исә март ахырында килер дип көтелә.

4 мартта Казанда температура рекорды куелды. Бу көнне һаваның максималь температурасы +4 градус тәшкил иткән. Башкалабызда 4 март өчен һава температурасының элеккеге абсолют максимумы 1995 елда теркәлгән һәм +3,9 градус тәшкил иткән.

Халык сынамышлары буенча яз кайчан тулы куәтенә керешер?

* Март берендә аяз – аяз булыр бөтен яз.
* Мартта яуган кар бакча җимешенә бик ярар.
* Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.
* Март башы көн кояшлы булса, яшелчә уңар.
* Мартның беренче шимбәсендә кар яуса, чикләвек һәм карабодай уңар.

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...