Антарктида яшелләнә

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Антарктида яшелләнә

Антарктида яшелләнә

Антарктида сизелерлек яшелләнә башлаган, бу бигрәк тә иярченнәр төшергән сурәтләрдә ачык күренә. Мәңгелек бозлыклар кими, үсемлекләр үсә башлый. Соңгы 40 елда яшел мәйданнар ун тапкырга арткан. Хәзер үсемлекләрнең төп өлешен Антарктиканың экстремаль шартларында яшәргә сәләтле мүкләр тәшкил итә.

Галимнәр фикеренчә, тиздән Антарктида танымаслык булып үзгәрәчәк. Быел җәй Антарктидада температура нормадан 20 градуска югарырак күтәрелгән. Галимнәр моны планетаның пычрануы, җылына баруы белән аңлата. Мәңгелек бозлыкларның эрүе – зур проблема, бу Дөнья океаны тирәсендәге шәһәрләр һәм илләргә киләчәктә су астында калу куркынычы яный. Үсемлекләр катламының артуы туфрак формалашуга һәм үсемлекләрнең яңа, шул исәптән инвазив төрләре барлыкка килү өчен шартлар тудырырга мөмкин.

Фото: Яндекс

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...