«Балачак җыры» бәйгесенең грандиоз гала-концерт узды

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Балачак җыры» бәйгесенең грандиоз гала-концерт узды

«Балачак җыры» бәйгесенең грандиоз гала-концерт узды

«Балачак җыры» бәйгесенә - 5 ел! Шул уңайдан бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында грандиоз гала-концерт узды! «ШАЯН ТВ» каналы кунакларны бәйгенең 5 еллыгына багышланган театраль тамаша белән шаккаттырды. Тамашачылар күңелле балачак дөньясында рәхәтләнеп ял итте!

эби2.jpg

Әлеге бәйге даими рәвештә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ТЭФИ-KIDS» 2024 телевизион милли премиясе иясе «ШАЯН ТВ» - тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче беренче балалар каналы тарафыннан оештырыла. 5 ел эчендә «Балачак җыры» Халыкара балалар җыры бәйгесендә 500 кеше катнашты, 50 автор һәм композитор язган 25 җыр җиңүче исеменә лаек булды, 25 җырга аранжировка ясалды, 25 клип төшерелде, шулай ук 4 000 тиражлы эксклюзив җыентык басылып чыкты. «Балачак җыры» циклы кысаларында 50 концерт куелды, аларны 25 000 бала тамаша кылды.

славина 2.jpg

Бу вакыйга бәйгенең тарихына күз салырга һәм билгеле бер эшчәнлеккә нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирде! Тамашачылар өчен «ШАЯН ТВ» балалары катнашында уникаль концерт программасы куелды һәм күп сюрпризлар булды! «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре башкаруында иң матур балалар өчен җырлар, онытылмаслык чыгышлар һәм, әлбәттә, «Балачак җыры» балалар җыры бәйгесе клипларының премьералары сәхнәне бизәде. Программаның асылы виртуаль дөньяда гына булса да, үткәннәргә кайтып килү аша рухи байлык, милли хәзинә, әдәби-мәдәни байлыгыбызны, әби-бабаларның гореф-гадәтләрен саклау, туган телне, туган җирне кадерләүгә барып тоташты.

сэй2.jpg

Бәйрәм чарасында «Сәйлән» фестиваленең җиңүчеләре үзләренең лаеклы бүләкләренә ия булдылар. Җиңүчеләргә акчалата бүләкне Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Комиссия рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов үзе тапшырды. Ниһаять, яшь йолдызлар арасыннан Гран-при иясе билгеле булды! Бу исемгә Биектаудан Амелия Феофанова лаек дип табылды.

амелия.jpg

Моннан тыш, концертта Комиссия ярдәме белән үткәрелгән «Балачак җыры» V балалар җыры бәйгесендә җиңү яулаган җырларга төшерелгән күптән көтелгән 5 клип тәкъдим ителде.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бәйрәм чарасында дәрәҗәле  кунаклар да катнашты. Балаларны котларга ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Ринат улы Зарипов, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Әсгать улы Ногаев, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Рәшит улы Баксиков һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Юныс улы Әминев килде.

туган тел.jpg
«Балачак җыры» бәйгесенең 5 еллыгына багышланган бәйрәм концерты гөрләп узды! Балалар тамашачыларга бөтенләй яңа яктан ачылдылар. Яраткан тамашачыларыбыз нәни йолдызларны кайнар алкышларга күмделәр, үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр!

Әлеге грандиоз вакыйганың телеверсиясен  декабрь аенда «Татарстан - Яңа Гасыр» һәм «ШАЯН ТВ» каналларында күрергә мөмкин булачак.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...