Машинасыз көн!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Машинасыз көн!

Машинасыз көн!

Бүген, 22 сентябрь көнне, дөньяда “Машинасыз көн” акциясе үткәрелә. Аның төп девизы – “Шәһәр – кешеләр өчен яшәү тирәлеге”.

Аны оештыручылар әйләнә-тирә мохиткә зыян китерүче транспорт чараларын кулланмаска өнди. Әлеге акция альтернатив хәрәкәт итү ысулларын куллануны популярлаштыруга юнәлтелгән.

Кыскасы, шаяннар, бүген җылырак киенеп, якыннарыгыз белән паркка барып, самокат яисә велосипедка утырып йөрү өчен менә дигән көн!

Белешмә өчен. Автомобильнең беренче  сызымнары Леонардо да Винчиныкы дип санала. 1769 елда француз уйлап табучысы Кюньо «Кюньо кече арбасы», ә 1770 елда «Кюньо зур арбасы» кебек танылган пар двигателе белән эшләүче машинаның беренче үрнәген сынап карый.

Җиңел, уңайлы һәм көчле эчке янулы двигатель  автомобильне камилләштерү өчен зур мөмкинлекләр ачкан. 1885 елда алман уйлап табучысы Готлиб Даймлер, ә 1886 елда аның ватандашы Карл Бенц бензин ягып эшләүче двигательле беренче машина ясаган.

1900 елда Фердинанд Порше дүрт тәгәрмәчле электромобиль ясаган.

Автомобильләрнең кулланылышка кереп китүенә Америка уйлап табучысы Генри Форд зур өлеш кертә.

Бүгенге көндә исә автомобиль – иң күп кулланылучы транспорт төре. 2019 елда гына да дөньяда барлыгы 91 миллионга якын автомобиль җитештерелгән. 


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...