«ШАЯН ТВ»ның очрашулары дәвам итә

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»ның очрашулары дәвам итә

«ШАЯН ТВ»ның очрашулары дәвам итә

«ШАЯН ТВ» каналы дуслары белән җанлы очрашуларын дәвам итә. 3 декабрь көнне Казан шәһәренең М.И.Мәхмүтов ис. 184 номерлы мәктәбенә бардык.

Дизайн без названия (49).png

Бүгенге очрашу аеруча җылы атмосферада узды. Беренчедән, мәктәп биналарының шундый зур, мәһабәт, якты булуы, икенчедән, укучыларның бик ягымлы итеп туган телебездә сөйләшүләре, зур әзерлек белән каршы алулары сөендерде. Тәрбия процессында гаилә белән мәктәпнең бердәм икәне күренеп тора. Каналыбызга багышлап язылган шигырьләр, матур җырлар, дәртле биюләр дә моңа дәлил генә.

Замана ничек кенә алга бармасын, тормышыбызга телефоннар, планшетлар ничек кенә үтеп кермәсен, телевидение үзенең әһәмиятле ролен югалтмый. Статистик мәгълүматларга караганда, тәрбия буенча гаилә һәм мәктәптән соң, телевидение тора. Бүген моңа тагын бер кат инандык: укучылар «ШАЯН ТВ» каналын яратып карый. Моны каян белдек, дисезме? Укучылар белән аралашкан вакытта белдек. Алар да безнең канал кебек шук, шаян, белемле, яңа дусларга, аралашуга һәрвакыт шат! «ШАЯН ТВ»га бәйле һәр сорауга төгәл итеп, тулы җавап кайтардылар.

Төп героебыз Шаян да мондый чараларга бик теләп йөри, ә укучыларның ничек сөенгәнен күрсәгез?! Шаян һәркайсы белән истәлеккә фотога да төште. Дуслары күп булуга ул шундый шат! Ә сезнең Шаян белән якыннан танышасыгыз киләме? Безнең мультфильмнар, тапшырулар турында күбрәк белергә телисезме? Языгыз, шалтыратыгыз, кунакка чакырыгыз! Без бик теләп киләбез!

Дизайн без названия (50).png

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...