17 Апрель 2025
16 нчы апрель көнне «Ватан 21 век» һәм ТНВ төшергән «Кеше китә – җыры кала» телесериалының презентациясе узды. Чара барышында сериалның бер сериясе күрсәтелде һәм анда катнашкан актерлар белән очрашу узды.
«Ватан 21 век»кинокомпаниясе «Кеше китә – җыры кала» сериалын Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәре нигезендә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясезаказы белән төшерде. Сериал Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм В. Д Шашин исемендәге «Татнефть» АҖ компаниясе ярдәмендә әзерләнде.

«Беренче тапкыр шундый зур сериал төшердек. Мондый мөмкинлекләр булгач, без тырышканча эшләдек. Мин аеруча дулкынланам. Ничек кабул итәрләр? Минем үземә бик ошады. Тамашачы кулына тапшырабыз бу сериалны. Аның тормышы уңышлы булсын» — дип хис-кичерешләре белән бүлеште «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Юныс улы Әминов.
Шулай ук Илшат Әминов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миннехановка, Марат Готыф улы Әхмәтовка һәм барлык катнашучыларга, иганәчеләргә әлеге проектны чынга ашырырга мөмкинлек биргәннәре өчен зур рәхмәт сүзләрен белдерде.

«Кеше китә – җыры кала» сериалы Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 28 апрель көнне «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында күрсәтеләчәк. Карамый калмагыз!

Комментарийлар: