Исәнме, мәктәп!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Исәнме, мәктәп!

Исәнме, мәктәп!

Нинди матур, якты, күңелле, шул ук вакытта бераз моңсу да көн бүген! Җәй дә җитеп бетмәде кебек, ә сыйныфташларны, яраткан укытучыңны күргәч, кәефләр күтәрелеп китә. Менә шундый хисләр катнашы белән көзгә дә аяк басабыз.

1 сентябрь Белем көне генә түгел, ә матурлык, ягымлылык, чәчәкләр һәм изге теләкләр бәйрәме дә. Нинди гүзәл ул көзнең беренче көне! Ак бантик таккан укучыларны гына күрегез сез! Кулларындагы чәчәк бәйләмнәре, бәйрәмгә ямь өстәп, әйләнә-тирәгә хуш ис тарата.

Белем көне – ул әле матур теләкләр, төпле киңәшләр, ачышлар көне дә. Беренче сыйныфлар өчен, яңа тормыш юлына аяк басу булса, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен, тормышларындагы шушы этапка нокта кую, киләчәктәге яңа җиңүләргә зур адым булып тора.

Укучыларны шушы күңелле вакыйга белән котларга, «ШАЯН ТВ» каналы 180 номерлы күп профильле полилингваль гимназиягә барды. Дусларыбыз белән күңелле аралашу, тантаналы линейка, истәлеккә фотолар – һәркайсы бу көннең матур хатирәсе булып күңелләргә уелып калыр.

Кабан күле (4).pngКабан күле (3).pngКабан күле (2).pngКабан күле (1).pngКабан күле (5).pngКабан күле.png

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...