Безнең зур җиңү!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Безнең зур җиңү!

Безнең зур җиңү!

Республика туган көнендә башкалабыз Казан чын әкият шәһәренә әйләнде. Бәйрәм көнен тагын да ямьләндереп җибәргән төрле мульфильм геройлары Казан парклары, урамнарда нәни дусларының, әти-әниләрнең кәефен күтәрде. Кич белән цирк бинасында ел саен “Карусель” каналы үткәрә торган “Главные герои” милли балалар премиясен тапшыру тантанасы узды.

Табигать тә безнең белән бәйрәм итте ул көнне. Кояш, шатлыгын эченә сыйдыра алмагандай, Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркына килгән дусларын җылы нурлары белән иркәләп торды. Ә анда ни генә юк иде! Төрле мастер-класслар, җыр-бию, уен-көлке, ачык һавада яраткан мультфильмнарны карау, дисеңме?! Ә инде парк уртасына мульфильм геройлары килгәч, балалар белән әти-әниләр дә бик сөенде. “Алар чын! Алар шундый зур!”, дип куанды сабыйлар!

Бәйрәмнең иң шатлыклы мизгелләре циркта дәвам итте. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән уздырылган бу зур чара, аның һәм башка мәртәбәле кунакларның изге теләкләреннән башланып китте. Цирк – ул могҗизалар урыны! Премия тапшыру тантанасы да тылсымлы кичкә әйләнде. “Карусель” каналы алып баручыларын күрү, мультфильмнарда яңгыраган җырларга кушылып бию, чит төбәкләрдән килгән балалар бергә күңел ачу, алай гына да түгел, зал белән татар телендә сүзләр кабатлау чын могҗизага әйләнде.

 

Премиянең төп хөкемдарлары да балалар бит! Россия телевидениесендә төп геройларның кемнәр икәнен нәкъ менә алар билгеләде. Иң куанычлысы: «ШАЯН ТВ» ның җиңүчеләр рәтендә булуы иде. Ничә ай гына эшләвенә карамастан, “Ел ачышы” номинациясендә зур җиңүгә ирештек! Бу – безнең уртак җиңү! Тамашачылар никадәр яратып караса, без шулкадәр тырышып эшлибез! Безнең геройлар да сезнең иң якын дусларыгызга әйләнер, дип ышанабыз.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...