20 Август 2024
Татарстанда яшәүче кеше бик зур ак гөмбә тапкан. Гигант ак гөмбә Татарстан Республикасы Лаеш районының Титәй авылында табылган.
* Ак гөмбәдә РР “йөрәк” витамины күп. Моннан тыш иммунитет өчен кирәкле булган цинк, йод, бакыр һәм В1 витамины, тимер тозлары бар.
* Гөреҗдә (грузди) – Д витамины чыганагы. Организмны файдалы бактерияләр белән тәэмин итә.
* Әтәч гөмбәсендә А, В1, В2 витаминнары һәм цинк күп. Әлеге гөмбә радиоактив матдәләрне үзендә тупламый торган бердәнбер гөмбә.
* 100 грамм опятада бер тәүлеклек дозада кирәк булган цинк һәм бакыр бар. Аңардагы микроэлементлар пешергәндә яки кыздырганда да югалмый.
Майлы гөмбә (маслята) - бик файдалы, аның составында D витамины бик күп.
Комментарийлар: