«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

Фейхоа витаминнарга бик бай. Бакча җиләге, киви һәм ананас исләре килеп торган бу җимешләр татлы да, организм өчен файдалы да. Фейхоаның витаминлы-минераль составына күз салсак, аны рационыбызга кертүнең һичшиксез отышлы икәнлегенә инанырбыз. Көн саен бер җимеш ашасаң да, иң көчсез иммунитетка да хәл керәчәк. Ул диетик продукт булып санала. Андагы йод күләме хәтта диңгез ризыкларына караганда да күбрәк.

* Әлеге җимеш клетчаткага бик бай. Ул эчәклек һәм ашказаны-эчәклек тракты өчен бик файдалы.

* Матдәләр алмашын яхшырта. Аны эчәклектә җитди авырулар булганда кулланалар.

* Клетчатка зарарлы холестеринны куа, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта.

* Шулай ук фейхоа иммунитетны ныгыта. Чөнки анда С витамины бик күп микъдарда була, ди белгечләр.

00.jpg

Рәсем Яндекстан алынды

* Калкансыман биз авыруларын кисәтү өчен, витаминнар җитмәгәндә, атеросклероз вакытында фейхоа бик файдалы.

* Кабыгындагы көчле антиоксидантлар онкология чирләрен булдырмый калуда булыша.

* Фейхоа нервларны һәм эндокрин системасын ныгыта.

* Сулыш юллары ялкынсынганда, тамак шешеп интеккәндә, грипп урынга екканда тизрәк терелеп аякка басу өчен фейхоаның ярдәме зур.

* Әлеге җимешкә аллергия булган кешеләргә фейхоа ашарга киңәш ителми.

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...